Абхазия Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча дәүләт комитеты председателе Тарас Миронович Хагба

Урын: Казан / Россия
Дата: 28.01.2025
Абхазия Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча дәүләт комитеты председателе Тарас Миронович Хагба, шулай ук аның киңәшчесе Идрис Омерович Кара-Осман-олы белән очрашу 25 гыйнварда үтте.
Без Абхазиядә билбау көрәше федерациясен ачу һәм үстерү, Абхазия җыелма командасының Дөнья чемпионатында һәм малайлар һәм кызлар арасында дөнья чемпионатында катнашуы турында сөйләштек.